Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ташламалы ипотека өчен беренче кертемне 20 процентка кадәр арттырдылар

Документ порталда кичә чыкты һәм шуннан соң 7 көн узгач үз көченә керә.

Россиядә ташламалы ипотека буенча беренче кертем күләме арттырылды. Аның күләме 5 процентка, ягъни 15 проценттан 20 процентка кадәр артты. Бу хакта Россия Хөкүмәте карарында билгеләп үтелә, дип яза «Татар-информ».

«Заемчы сатып алына торган торак, төзелә торган яисә сатып алына торган шәхси торак йорт бәясенең 20 һәм аннан да күбрәк процентын үз акчасы, шул исәптән федераль бюджет (ана капиталын кертеп), Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары, урындагы бюджетлардан яки оешмадан — заемчының эш бирүчесеннән алынган акча белән түли», — диелгән хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыккан документта.

Карарда аныкланганча, беренче кертем күләме артканчы төзелгән барлык килешүләр өчен башлангыч кертем күләме үзгәрмәячәк, ягъни 15 процент кала.

Документ порталда кичә чыкты һәм шуннан соң 7 көн узгач үз көченә керә.

Шулай ук ташламалы ипотека программаларын финанслау өчен кредит оешмаларына субсидия күләме 0,5 процент пунктына киметелде. Үзгәрешләрдән соң ул 2,5 процент пукнты тәшкил итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев