Сабантуй-2020
COVID-19 республикадагы бәйрәмнәргә дә чикләүләр кертте. Быел Сабантуй Татарстанда онлайн режимында узачак. Шулай да, барлык күңел ачу чаралары оештырылачак. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәр итә.
2 июльдә татар милли киемендә фотоконкурс үтте. Кешеләр сурәтләрне социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.
3 июльдә бию, күн мозаикасы, изү һәм сөлге чигү буенча осталык дәресләре күрсәтелә. Шулай ук татар җырчылары белән очрашулар оештырыла.
4 июльдә 8.00-20.00 сәгатьтә “Сабантуй онлайн” телемарафоны булачак. Оештыручылар шулай ук акциядә катнашырга чакыра. #Сабантуй2020 хештегы белән социаль челтәрләрдә төрле темаларга карата фотосурәтләр урнаштырырга мөмкин: район, авыл батырлары (#Батырлар), чабышкы атлар, алар турында легендалар ( #АтЧабышы ), халык уеннары (#Уеннар), йолалар (#Йолалар), шәхси архив фотолары (#Тарих).
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев