Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән Россия Президентын сайлауларда тавыш бирде

Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Карл Маркс урамында урнашкан 42нче участокта булдылар.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән бергә Россия Президентын сайлауларда үз тавышларын бирде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Карл Маркс урамында урнашкан 42нче участокта булдылар — А. Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында, дип ачыклык керттеләр Республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә.

Президент сайлаулары барышында Татарстан Республикасы территориясендә тавыш бирүне 65 территориаль һәм 2767 участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында, вокзалда һәм аэропортта сайлауларның 45 вакытлыча участогы ачылды. Төбәктә тавыш бирүне оештыруда һәм үткәрүдә барлыгы 21 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Татарстанда 3 миллионга якын кеше тавыш бирәчәк.

Фото: t. me/rustamminnikhanov

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев