Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Роман Вильфанд: Казанда Мәскәүдәге кебек күп явым-төшем көтелми

Республикада болытлы һава торышы өстенлек итә.

Мәскәүдәге көчле яңгырлар Казанга килеп җитмәячәк. Бу хакта KZN. RU порталына Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, хәзер мул явым-төшемнәр фронталь бүленеш белән бергә Үзәк федераль округның төньяк-көнчыгышына китә. Аерым алганда, Кострома һәм Ярославль өлкәләрендә яшәүчеләрне көчле яңгырлар көтә.

«Идел буе федераль округында әлегә исәпләүләр буенча Пермь краенда гына көчле яңгырлар, яшен һәм җил фаразлана. Казанда мондый һава торышының кабатлануы көтелми», — дип йомгаклады Роман Вильфанд.

Ул Татарстанда хәзер температура фоны +23..+27 градус булган нормаль җәй урнашуын билгеләп үтте. Республикада болытлы һава торышы өстенлек итә, явым-төшем бик интенсив түгел.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев