Җомга көнне Татарстанда томан һәм −14кә кадәр салкын булачак
Юлларда бозлавык.
Җомга, 10 февральдә, Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин. Уртача көньяк-көнбатыш җил китерәчәк. Төнге сәгатьләрдә −6..-11 градус, аязганда −14 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез −7 градус.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә республикада болытлы һава көтелә, бераз кар явуы мөкин.. Төнлә −13 кадәр салкын. Көндез һава температурасы −3..-8. Юлларда бозлавык саклана.
Моңа кадәр без Зөлфәт Хәким әкияте буенча мультфильм төшереләчәк дип язган идек.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев