Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) ядкарьләре Кол Шәриф мәчетендә күрсәтеләчәк
Күргәзмәдәге ядкарьләрне 22 һәм 23 майда 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «Кол Шәриф» мәчете холлында карарга мөмкин булачак
Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) һәм аның сәхабәләренең ядкарьләре экспозициясен Казанга күчерәчәкләр һәм алар 2 көнгә «Кол Шәриф» мәчетендә урнаштырыла. Күргәзмәдәге ядкарьләрне 22 һәм 23 майда 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «Кол Шәриф» мәчете холлында карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең ун ядкарен беренче тапкыр Татарстанга Дагыстаннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү көненә һәм Изге Болгарлар жыенына китерделәр. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.), аның гаилә әгъзалары һәм сәхабәләренең кыйммәтле әйберләре экспонат итеп куелган. Алар арасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаһу ганһу, пәйгамбәрнең хатыны Гайшә радыйаллаһу ганһа һәм кызы Фатыйма радыйаллаһу ганһа чүлмәкләре, шулай ук аның кул тегермәне, Халид бин Әл-Вәлид радыйаллаһу ганһу поход фляжкасы һәм, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаһу ганһу пычагы, Кәгъбәнең Кара ташы бар. Аларны бөтен Татарстаннан һәм Идел буеның төрле төбәкләреннән килгән кунаклар үз күзләре белән күрде.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге Дагыстан мөфтие Әхмәт әфәндегә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү көненә Татарстан мөселманнарына ясаган бүләк өчен рәхмәт белдерә. Күргәзмәне Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән республиканың Мәдәният министрлыгы оештырды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев