Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

КФУ студенты милли җиһазлар ясау өчен 1 миллион сумлык грант алды

Студент кыз урындык, өстәлләр, торшер, диван-софа, тумба булдырырга планлаштыра.

КФУ студенты Эльвира Мингалимова «Студентлар стартапы» конкурсында җиңү яулады һәм милли җиһазлар ясау өчен 1 миллион сум акча алды.

Кыз Россиядә җирле дизайнерлар булдырган җиһазларның җитмәве турында белдерде.

«Мебель җирле, экологик чиста чималдан җитештереләчәк һәм төбәк үзенчәлекләрен чагылдырган милли бизәкләргә ия булачак», — дип уртаклашты Эльвира.

Студент кыз урындык, өстәлләр (эшче, журнал, төшке аш), торшер, диван-софа, тумба булдырырга планлаштыра, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.

Фото: media. kpfu. ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев