Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Европа, Көнчыгыш цивилизацияләренең язмачылык тарихын чагылдырган күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә Рим папасы Пий Vнең Явыз Иванга язган хаты, Петр Iнең Федор Апраксинга граф дәрәҗәсе бирүне раслаучы грамота һәм башка тарихи ядкәрләр бар.

Татарстанның Милли китапханәсендә Европа һәм Көнчыгыш цивилизацияләренең язмачылык тарихын чагылдырган күргәзмә ачылды.

Күргәзмәдә XV-XIX гасырларда Көнбатыш Европа илләрендә һәм Россия империясендә әйләнештә булган оригинал документлар, хатлар һәм кулъязма китаплар белән танышырга була. Мәсәлән, Рим папасы Пий Vнең Явыз Иванга язган хаты аерым игътибарга лаек. Хатта Мәскәү патшасы Госманлы дәүләтенә каршы сугышка кушылырга чакырыла. Икенче тарихи документта Петр Iнең Федор Апраксинга граф дәрәҗәсе бирүе раслана. Күргәзмәдә шулай ук 1870 елда Вәли Апанаев белән Нәгыймә Үтәмешева никахы өзелүе турында документ урын алган.

Язма ядкәрләр Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург тарих институты, Татарстан археология музее, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Милли китапханәсе фондларыннан китерелгән. 

Күргәзмә 15 декабрьгә кадәр эшләячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев