Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны Корбан гаете белән котлады

Бүген, 27 июньдә, кояш баеганнан соң, иң олы мөселман бәйрәмнәренең берсе — Корбан гаете җитә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны Корбан гаете белән котлады.

«Бүген, 27 июньдә, кояш баеганнан соң, иң олы мөселман бәйрәмнәренең берсе — Корбан гаете җитә. Сезне чын күңелдән якынлашып килүче шушы мөбарәк көн белән тәбрик итәм! Иртәгә иртә таңнан ук дин кардәшләребез, бөек бәйрәмгә шатланып, Татарстанның барлык мәчетләрендә гает намазын уку өчен җыелачак һәм Раббыбызга сансыз нигъмәтләре өчен хәмед-сәналар кылачак, иншәАллаһ», дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мөфти мөселманнарга теләкләрне дә җиткерде.

«Газиз милләттәшләрем! Шушы мөкатдәс гает көннәрендә Аллаһ Тəгалə безнең корбаннарны кабул итеп, Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылса иде. Гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп әйләсә иде. Өйләребездә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын! Бәйрәм белән!» — диелгән котлауда.

Фото: ТР Диния Нәзарәте 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев