Ял көннәрендә Татарстанда салкынайта
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.
Татарстанда эссе көннәрдән соң ялларда салкынча һава торышы киләчәк. Бу фаразларны Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге таратты, дип яза «Татар-информ».
Бүген, 18 августта, көндез «атмосфера фронты якынаю сәбәпле» урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус (көнбатышта +20 градуска кадәр), көндез +29..+34 градус фаразлана.
Шимбә, 19 августа, төнлә явым-төшем ихтималы аз. Әмма иртән һәм көндез төбәк аша салкын атмосфера фронты уза, шул сәбәпле, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы +14..+19 градус була. Көндез һава температурасы алдагы көннәргә караганда төшә һәм +24..+29 градус тәшкил итә.
Якшәмбе, 20 августта, төнлә көньяк районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшеп ихтималы аз. Төньяк һава агымы Татарстанга чагыштырмача салкын һава торышы алып килә. Төнлә +7..+12 градус, көндез +20..+25 градус фаразлана.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 21 августта, республикада һава торышы үзгәрми. Явым-төшем ихтималы элеккечә аз, көндез һава температурасы +20..+25 градус фаразлана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев