Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Гыйнвардан Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт өчен кертем артачак

Быел 1 гыйнвардан Татарстанда квадрат метр өчен кертемнең минималь күләме 6,95 сум тәшкил итә.

2024 елның гыйнварыннан күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең капиталь ремонт өчен кертеме артуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

«Быел 1 гыйнвардан Татарстанда квадрат метр өчен кертемнең минималь күләме 6,95 сум тәшкил итә. Финанс тотрыклылыкны саклап калу өчен базардагы бәяләр һәм башка икътисади факторлардан чыгып, аны арттырырга кирәк», — диде спикер.

Аның сүзләренчә, әле төгәл сумма билгеләнмәгән, идарәче оешмалар тәкъдим иткән күрсәткечләр тикшерелә. Якындагы ике атнада кертем күләме билгеләнә. Ул квадрат метр өчен 7 сумнан артачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев