Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Григорий Гуров Татарстан студентларына Covid-19 чорында санлаштыру роле турында сөйләде

Григорий Гуров һәм ТР яшьләр эшләре министры Казанда бөтенроссия студентлар клублары милли лигасы слеты активистлары белән әңгәмә үткәрделәр.

Коронавирус пандемиясе яшьләр тормышына да тәэсир ясады. Дөньяда һәм илдә бүгенге вәзгыять нинди үзгәрешләр кертергә мөмкинлеге турында ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Россия яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Григорий Гуров бөтенроссия студентлар лигасы слетында катнашучылар белән фикер алышты.

"Коронавирус пандемиясе чыннан да аларга йогынты ясаган яшьләр өчен беренче кризис булды. Ирекне бик нык яратучы яшь кешеләр җитди чикләүләр белән очрашты. Бу яктан дөнья элеккегечә булмаячак инде", - диде Фәттахов.

“Пандемия дөньяда безне тизрәк үзгәртергә мәҗбүр итә торган таләпләр барлыгын күрсәтте, ә санлаштыру күңел ачарга һәм яшәргә ярдәм итә торган өстәмә сервислардан файдаланып, безнең өчен чынбарлыкны саклап кала алган күпер ролен үтәде", –  дип билгеләп үтте Григорий Гуров.

Очрашу вакытында студентлар грантлар алу, көнкүреш ситуацияләр, тулай торакларны ремонтлау, студентлар язына программа төзү турында сораулар бирделәр. Бер сорау Григорий Гуровта аеруча кызыксыну уятты. Ул чит илдә белем алган һәм туган якларына кайткан Россия студентларына ярдәм итүгә кагылды. Бу темага ул хәтта сорау авторы Кытайда укучы кыз белән аерым сөйләшергә вәгъдә бирде.

Фото https://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев