Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

26 ноябрьдә «Елның иң яхшы яшь укытучысы» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана

Конкурс 19 октябрьдән 26 ноябрьгә кадәр үткәрелә.

Татарстанда «Елның иң яхшы яшь укытучысы» республика бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана. Конкурс 19 октябрьдән 26 ноябрьгә кадәр үткәрелә, дип яза «Татар-информ».

Бәйгедә Татарстан югары уку йортларында белем алучы, эш стажы ике елдан да ким булмаган, шулай ук фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә казанышларга ирешкән 25-35 яшьлек укытучылар катнаша ала.

Конкурс читтән торып һәм көндезге форматларда узачак. Читтән торып үткәрелә торган этапта конкурсантка «Мин ни өчен югары уку йортында укытучы булырга карар кылдым?» дигән темага иҗади видео, укытучылар кейсы карарын һәм казанышлар портфолиосын тәкъдим итәргә кирәк. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча көндезге этапта катнашу өчен 30 конкурсант сайлап алыначак.

Көндезге этап 2023 елның 20 декабреннән 2024 елның 15 гыйнварына кадәр кулланыла торган педагогик технологияләр, эшлекле уеннар һәм ачык лекцияләр форматында уза.

Бәйгенең җиңүчесенә 500 мең сум күләмендә акча тапшырылачак. Икенче урын өчен — 350 мең, өченче урынга 250 мең сум каралган. Моннан тыш, иң яхшы яшь укытучы ТР Рәисенең кадрлар резервына керүгә дәгъва кыла ала.

Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажында уза. Бәйгенең максаты — югары уку йортларының талантлы һәм яшь укытучыларын ачыклау, аларның һөнәри компетентлыгы үсешенә этәргеч бирү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев