Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Камада коммуналь хезмәткәрләр сирень бакчасында яңа үсентеләр утыртты

Кыш көне кайбер сиреньнәр сынган булган.

Бакый Урманче урамындагы сирингарий узган елның көзендә, бульвар территориясе төзекләндерелгәннән соң, Түбән Каманың туган көне уңаеннан барлыкка килгән иде. Биредә 36 төрле сиреньнең меңнән артык үсентесе утыртылды.

Дөрес, кышын кайбер яшь агачлар һәлак булган. Биредә яшәүчеләр алар урынына наратлар утырткан. Ләкин, үсә барган саен ылыслы агачлар һәм сирень бер-берсенә комачау итә башларга мөмкин.

«Ылыслы агачлар һәм сирень бер-берсенә үсәргә комачау итәчәк, бер-берсенә зыян китерәчәк», — дип аңлатты «Торак» идарәче компаниясе директоры Николай Суслин.

Кичә идарәче компания хезмәткәрләре бу хәлне төзәтергә булган. Бу урында хәзер сирингарий булганлыктан, монда бары тик сиреньнәр генә үсәргә тиеш. Коммуналь хезмәткәрләр яңа үсентеләр алып килеп, аларны наратлар урынына утыртты.

«Бүген без якындагы йортларда яшәүчеләр утырткан нарат үсентеләре урынына сиреньнәр утырттык. Кыш көне кайбер сиреньнәр сынган һәм шуңа алар инициатива күрсәтеп, сирень урынына нарат утыртырга булганнар», — дип сөйләде Николай Суслин.

Казып алынган яшь нарат үсентеләре дә әрәм булмаячак. Аларны бу районның бер йорты артына күчереп утырттылар. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев