Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Камада 36нчы микрорайон полигоныннан сигездән артык «КамАЗ» чүп-чар чыгарылды

Территорияне җыештыруда 100 дән артык кеше катнашкан.

Экологик икеайлык кысаларында торак идарәче компаниясе хезмәткәрләре йорт идарәләре белән берлектә 36 нчы микрорайон полигонын чистарту өмәсенә чыктылар.

Территорияне җыештыруда 100 дән артык кеше катнашкан.

Аларга зур участокны тәртипкә китерергә кирәк иде. Эшне иртәнге сәгать сигездән башладылар һәм кичке сәгать биш тирәсендә генә тәмамладылар. Бу вакыт эчендә сигез «КамАЗ» дан артык чүп-чар чыгарылган.

«Кышкы чорда бу полигонга йорт яны территорияләреннән кар чыгарылды. Кар эреп беткәч, монда бик күп чүп-чар барлыкка килде: пакетлар, кәгазь, йорт яны территориясеннән төрле чүп-чар. Барысын да капчыкларга җыеп, төяп алып китәләр», — дип сөйләде «Торак» ИК директоры Николай Суслин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев