Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Кама районында елга ярларын чистарту буенча өмә үтәчәк

Чарада теләге булган һәркем катнаша ала.

Түбән Кама районында елга ярларын чүп-чардан чистарту буенча өмәләр узачак. Чараларда катнашырга теләгән һәркем чакырыла, дип яза «Твори добро, Нижнекамск» төркеме волонтерлары.

«Әгәр сезгә җәйге сезоннан соң елга ярларының торышы ошамаса, һәм сез тәртип урнаштыру өчен бераз вакыт сарыф итәргә әзер булсагыз, безнең өмәләргә кушылыгыз», — диелә басмада.

Шулай, Каманың кыргый пляжында чистарту өмәсе 19 сентябрьдә узачак. Ул иртәнге сәгать 10да башлана. 28 сентябрьдә Зәй елгасы ярлары чистартылачак. Анда чара көндезге 11 сәгатьтә башлана. Оештыручылар капчыклар һәм перчаткалар белән тәэмин итәчәкләр, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев