Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Түбәнкамалы талаш вакытында шешәдәшенә пычак белән кадаган

Гаепләнүче хатын җинаятьтә үз гаебен тулы күләмдә таныган.

Түбән Камада яшәүче хатын-кызны танышының үлемендә гаеплиләр: 36 яшьлек хатын-кыз шешәдәшенә берничә тапкыр пычак белән кадаган, алган яраларыннан ул ашыгыч ярдәм машинасында үлгән, диелә эш материалларында.

Вакыйга 14 июньдә Шинчылар проспектындагы йортларның берсендә була. Хатын-кызлар спиртлы эчемлекләр эчәләр, берникадәр вакыттан талаша башлыйлар.

Түбәнкамалыга карата РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең дүртенче өлеше буенча («Предметны корал буларак кулланып, нәтиҗәдә зыян күрүченең үлеменә китергән, саксызлык буенча сәламәтлеккә җитди зыян китерү») җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә прокуратура матбугат хезмәте.

Гаепләнүче хатын җинаятьтә үз гаебен тулы күләмдә таныды. Җинаять эше асылы буенча карау өчен судка җибәрелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев