Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Түбән Камада пенсионерны таптаткан машина йөртүчене хөкем иттеләр

Вакыйга 27 майда Тынычлык проспектында «Рамус Молл» сәүдә үзәге янында булган.

2023 елның маенда пенсионерны таптаткан йөртүчене Түбән Кама шәһәр суды шартлы рәвештә 1,5 елга ирегеннән мәхрүм итте. Шулай ук аңа транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән ике елга шөгыльләнү тыела, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

Вакыйга 27 майда Тынычлык проспектында «Рамус Молл» сәүдә үзәге янында булган. Олы яшьтәге түбәнкамалы светофорсыз җәяүлеләр кичүе аша юл аркылы чыккан. Hyundai Creta йөртүчесе сүзләренчә, ул җәяүлене күрмәгән һәм бәрдергән. Зыян күрүче үзәк район хастаханәсенә госпитализацияләнә, анда җиде көннән аңына килмичә үлә.

Гаепләнүче үз гаебен таныган, үкенгән, һәлак булучының гаиләсенә (ике кызына һәм иренә) мораль зыян компенсациясе сыйфатында 1,5 млн сум түләгән, пенсионер хастаханәдә ятканда аның хәлен белешеп торган, гафу үтенгән. Ике як та үзара килешү сәбәпле, туганнары судтан эшне ябуны сораган. Әмма суд моның өчен нигезләр тапмый. Шулай ук эшне туктатуга дәүләт гаепләүчесе дә каршы чыга.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев