Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Түбән Кама суды алимент буенча миллион сумлык бурычы өчен күп балалы ананы хөкем итәчәк

Түбән Камада яшәүче 41 яшьлек хатын-кызның балалары каршында 1,2 млн сумнан артык бурычы җыелган.

Хатын-кызны 2021 елда ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр, аның дүрт баласы балалар йортында тәрбияләнә.

Өч елдан артык вакыт эчендә ул бер тапкыр да алимент түләмәгән һәм матди яктан аларга ярдәм итмәгән. Моның өчен ул административ җаваплылыкка тартылган булган.

Хәзер ул балаларны карау өчен акча түләмәү турындагы җинаять маддәсе буенча суд каршына басачак. Хатын-кыз үз гаебен таныды, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев