Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Исерек килеш руль артына утырган түбәнкамалы бер елга төрмәгә эләккән

Түбәнкамалыга карата җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада яшәүче исерек килеш машина йөрткәне өчен иректән һәм автомобильдән мәхрүм ителгән. Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 7 майда 39 яшьлек ир-ат исерек хәлдә автомобиль руле артына утырган.

Корабельная урамында аны госавтоинспекция хезмәткәрләре туктаткан, алар ир-атны машина белән идарә итүдән читләштергән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул инде исерек килеш машина йөртүе өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Түбәнкамалыга карата җинаять эше кузгатылган. Суд аңа бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгели. Шулай ук ул биш ел ярымга машина йөртү хокукыннан һәм машинасыннан да мәхрүм ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев