Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбәнкамалы бер айда велосипедта 4,5 мең километр юл үткән

Көненә ул уртача 150 километр юл үтә алган.

Июль азагында велосәяхәткә чыккан түбәнкамалы Радик Зиннуров бер ай эчендә дүрт мең ярым чакрым юл үткән. Түбән Камадан ул Белоруссиягә китте, Минск шәһәрендә һәм Хатынь авылына багышланган мемориалда булды.

Велосәяхәтченең үзе белән 30 килограмм чамасы төрле кирәк-яраклары булган, палаткада кунарга туры килгән, ә көненә ул уртача 150 километр юл үтә алган. Августта һава торышы да артык куандырмады — яңгырлар һәм боз еш яуды.

Түбән Камага кергәндә Радик Зиннуровны велосипед сөючеләр каршы алды һәм аны өенә кадәр озата барды.

«Ниятләгәнемне эшләдем дип саныйм, бары тик Брестка гына барып җитәргә өлгермәдем. Чөнки минем ялым ахырына якынлаша, тиздән эшкә чыгасы, километраж буенча өлгермәс идем. Киләчәк планнарда — Россия. Иганәче тапсам, салкын полюска барып җитәчәкмен», — дип уртаклашты Радик Зиннуров.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев