Түбән Каманың яшь спортчылары ирекле көрәш буенча ачык республика турнирында 13 бүләк яулады
Бүләкләр өчен 200дән артык катнашучы көч сынашты.
Түбән Камада ирекле көрәш буенча ачык республика турниры узды. Ярышларда 9-11 яшьлек яшь спортчылар катнашты.
Бүләкләр өчен 200дән артык катнашучы көч сынашты. Алар Россиянең 7 төбәгеннән чыгыш ясады.
Турнир нәтиҗәләре буенча түбәнкамалылар 13 бүләк яулады, шуларның икесе алтын. Пьедесталның беренче урыннарында — Нурислам Гыйниятуллин һәм Илдар Мөбарәкшин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев