Түбән Камадан физкультура укытучысы пауэрлифтинг буенча чемпионатта беренче булды
Ярышлар 6-12 декабрьдә Йошкар-Олада узды.
Түбән Каманың мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәптә эшләүче физкультура укытучысы, спортчы, Россиянең спорт мастеры Марина Гайдучёнок пауэрлифтинг буенча ПФО чемпионатында җиңү яулады.
Ярышлар 6-12 декабрьдә Йошкар-Олада узды.
Түбән Кама спортчысы 52 кг.га кадәр авырлык категориясендә классик дивизионда чыгыш ясады.
Үз категориясендә алтыннан тыш, ул абсолют чемпионат зачетында бронза медаль яулады.
Татарстанның хатын-кызлар җыелма командасы республиканың төрле шәһәрләреннән килгән спортчыларның уртак тырышлыгы белән команда зачетында пьедесталның иң югары баскычын яулады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев