Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада велодозор җиңүчеләре акчалата призлар алачак

Уенның приз фонды 9 мең сум тәшкил итә.

Җомга, 25 августта, Түбән Камада велодозор — квест-уен узачак, анда командалар бер үк вакытта табышмакларны тиз чишү һәм шәһәр буйлап велосипедта йөрү осталыгында ярыша. Уенның приз фонды 9 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Катнашучылар «Ковер» яшьләр үзәге террасасында 18 сәгатьтә җыела. Һәр командада 14 яшьтән өлкәнрәк булган 3-5 кеше булырга тиеш. Катнашучыларга үзләре белән фонарь һәм заряды тулы телефон алырга кирәк, дип искә төшерә оештыручылар.

Уенда катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев