Түбән Камада узачак футбол фестиваленә Андрей Аршавин киләчәк
Шимбә көнне Түбән Камага атаклы футболчылар – Андрей Аршавин, Владимир Быстров һәм Руслан Пименов килә.
Алар «Мәктәп спорты – һәр баланың уңышка ирешү юлы» форумы кысаларында оештырылган футбол фестивалендә катнашачак. Бу хакта НТР 24 хәбәрчесе, «Канал комментатора» проекты авторы Александр Халин хәбәр итә.
Фестивальдә мастер-класслар, күргәзмә матчы, автограф-сессиясе булачак.
Бөтенроссия мәктәп спорт клублары форумы Казанда 19-22 октябрьдә үткәреләчәк. Футбол фестивале – Түбән Камада – 22е, Казанда – 23 октябрьдә була.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев