Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада «Урам фест»ның төгәл программасы билгеле булды

Ярышлардан соң «Extreme child» тематик фильмы күрсәтеләчәк.

Җомга, 28 июльдә, Түбән Кама халкын «Айда» экстрим-паркында узачак урам культуралары фестиваленә чакыралар. Оештыручылар социаль челтәрләрдә чараның төгәл программасын бастырып чыгарды.

12-17 сәгатьләрдә «экстрим-спорт» юнәлешендә катнашучылар теркәләчәк.

Беренчеләрдән булып самокат ярышлары уза.

  • 12:00-13:00 — мастер-класс;
  • 15:30-15:45 — әзерләнү (раскатка);
  • 15:45-16:30 — квалификация;
  • 18:30-19:00 — финал.

Аннан соң BMX ярышлары булачак.

  • 13:00-14:00 — мастер-класс;
  • 16:30-16:45 — әзерләнү (раскатка);
  • 16:45-17:30 — квалификация;
  • 19:00-19:30 — финал.

Соңгы булып скейтбордларда ярышлар узачак.

  • 14:00-15:00 — мастер-класс;
  • 17:30-17:45 — әзерләнү (раскатка);
  • 17:45-18:30 — квалификация;
  • 19:30-20:00 — финал.

Барлык ярышлар белән параллель рәвештә экстрим парк мәйданчыгында бию буенча ярышлар (баттл) узачак.

  • 14:00-15:00 — теркәлү һәм җылыту;
  • 17:30-17:45 — бию баттлы;
  • 17:45-18:30 — бүләкләү.

20:00-20:30 — җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак, ә аннан соң «Extreme child» тематик фильмы күрсәтеләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев