Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада «Сәламәтлек сукмагы»н скандинавия йөреше фестивале белән ачачаклар

Катнашу өчен алдан гариза бирергә кирәк.

Түбән Камада 21 сентябрьдә «Сәламәтлек сукмагы» ачыла. Чара кысаларында Түбән Камада скандинавия йөреше фестивале уздырылачак.

Катнашучыларны теркәү иртәнге 8:30дан башлана, аннан соң физик активлыкның бу төре буенча мастер-класс узачак, ул фитнес, спорт йөреше һәм дәвалау физкультурасы катнашмасыннан гыйбарәт.

Иртәнге сәгать уннан скандинавия йөреше буенча 1,5 һәм 3 км дистанцияләрдә ярышлар башлана. Ахырда җиңүчеләрне бүләклиләр, моннан тыш призлар уйнатылачак.

Фестиваль «Батыр» спорт мәктәбе янындагы урман массивы янында узачак. Алдан ук sport.nk306@yandex.ru почтасына заявка җибәрергә кирәк. Белешмә өчен телефон: 8 (937) 527-85-07.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев