Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада Россия флагы көнендә веломарафон узачак

Катнашучылар 14:45 сәгатьтә «Велики» паркында җыела.

Сишәмбе, 22 августта Түбән Камада китапханә веломарафоны узачак. Чара түбәнкамалыларны шәһәр китапханәләре белән таныштыруга, укуны популярлаштыруга, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Түбән Кама районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе.

Катнашучылар 14:45 сәгатьтә «Велики» паркында җыела. Ак бейсболка һәм ак футболка кигән велосипедчы китапханәчеләр командасы түбәндәге маршрут буенча йөрергә теләүчеләрне көтәчәк:

  • «Велики» паркы;
  • «Аркада» сәүдә үзәге;
  • Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркы;
  • Николай Лемаев исемендәге сквер.

Веломарафонда катнашучыларны мини-викториналар, шәһәр китапханәләре белән танышу, шулай ук татлы бүләкләр көтә. Моннан тыш, велосипедның иҗади бизәлеше өчен бүләк алырга мөмкин булачак. Финиш ноктасында нәтиҗәләр ясалачак һәм китапханә веломарафонында катнашучы сертификатлары тапшырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев