Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча республика ярышлары узды

Ярышларда 15 шәһәрдән килгән команда катнашты.

15 шәһәрдән килгән командалар Түбән Камада җыелды. Шәһәрдә җиңел атлетика буенча барлык категория инвалидлар арасында традицион республика ярышлары узды.

Ярышлар күп төрләр буенча уздырыла: бу — ядрә этү, озынлыкка сикерү, биеклеккә сикерү һәм йөгерү.

Түбән Кама мондый ярышлар өчен гадәти мәйданчыкка әверелде инде, биредә алар беренче тапкыр гына уздырылмый, өстәвенә моның өчен кирәкле инфраструктура да бар. Катнашучылар арасында Менделеевскидан килгән кунаклар да бар иде.

«Бездә Хаматов Рәмис бар. Ул — республикада җиңел атлетика буенча Даун синдромы булган бердәнбер спортчы, 2023 елда Казанда узган Бердәм Уеннарда катнашты һәм җиңү яулады. Спортчыларыбыз инде өченче чемпионатка киләләр, медальләр яулыйлар, үз төрләре буенча республика чемпионаты призерлары булалар», — дип сөйләде Менделеевскидан инвалидлар өчен җиңел атлетика буенча тренер Рөстәм Минигареев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев