Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада яшәүче гаиләләр велосипед ярышында катнашты

Ярышлар Түбән Камада балалар һәм өлкәннәр арасында велосипедта йөрү культурасын үстерү максатыннан оештырыла.

Түбән Камада 66нчы балалар бакчасы базасында Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында велосипедта йөрү буенча ярыш узды. Велосипед узышында 66нчы, 35нче һәм 70нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 12 гаилә катнашты.

Ярышлар Түбән Камада балалар һәм өлкәннәр арасында велосипедта йөрү культурасын үстерү максатыннан оештырыла. Чарада шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Түбән Кама профилактика бүлеге башлыгы Илсөя Сафонова һәм Татарстан Велосипедчылар берлеге директоры Рәис Шәехов катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама волонтерлар үзәге волонтерлары җитәкчелегендәге мәктәпкәчә яшьтәге «Помогаторлар» командасы велосипедта узышуны оештыруда ярдәм итте.

Чара барлык катнашучылар һәм кунаклар белән күңелле флешмобтан башланды, аннары велосипедчылар балалар бакчасы тирәли йөрде. Мастер-класс һәм викторина үткәргәннән соң, барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев