Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада Физкультурачылар көнен концерт һәм ярышлар белән билгеләп үтәчәкләр

Бәйрәм чаралары «Кояшлы алан»да узачак.

Түбән Камада 15 августта Бөтенроссия физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәм чаралары «Кояшлы алан»да узачак.

«Шашка һәм шахмат, аркан тартышу, стритбол, волейбол буенча ярышларда катнашыгыз һәм ГТО нормативларын үтәгез! Яңа дуслар табыгыз һәм сәламәтлекне ныгытыгыз!» — дип яза оештыручылар.

Спорт ярышлары көндезге сәгать биштә, ә 17:30 да — концерт программасы башланачак, ә кичке сәгать алтыда тантаналы өлеш булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев