Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада бокс буенча Бөтенроссия турниры башланды

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 300дән артык спортчы җиңү өчен көрәшәчәк.

Түбән Камада 14 ноябрьдә шәһәр тренерлары истәлегенә багышланган бокс буенча Бөтенроссия турниры башланды.

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 300дән артык спортчы җиңү өчен көрәшәчәк, дип хәбәр итә Түбән Кама администрациясенең матбугат хезмәте.

«Без сезне тренерларыбыз истәлегенә багышланган бу мөһим турнирда күрүебезгә шатбыз. Яшь буын тормышында остазлар зур роль уйный. Хөрмәтле боксчылар, безнең уртак бурычыбыз — тренерларыбызның исемен рингта да, аннан читтә дә лаеклы итеп алып бару. Бокс — ул тормыш мәктәбе. Уңышлы ярышлар һәм көчле җиңүләр телим!» — дип сәламләде катнашучыларны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов.

Шулай ук спортчыларга Түбән Кама бокс федерациясе җитәкчесе Дмитрий Тиньгаев та мөрәҗәгать итте һәм бу турнирның тренерлар истәлегенә багышлануын билгеләп үтте.

«Сезгә шулкадәр көч һәм вакыт биргән остазларыгызны хәтерләгез һәм бәяләгез. Барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга күтәренке кәеф һәм мавыктыргыч ярышлар!» — диде ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев