Түбән Кама спортчылары янгын сүндерү-коткару спорты буенча ТР беренчелегендә җиңү яулады
Төп приз өчен барлыгы алты команда көч сынашты.
Түбән Кама спортчылары егетләр һәм кызлар арасында янгын сүндерү-коткару спорты буенча Татарстанның ачык беренчелегендә җиңү яуладылар.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу — янгын сүндерү сагының күренекле җитәкчесе Николай Лобов истәлегенә багышланган 17 нче турнир булган.
Төп приз өчен барлыгы алты команда көч сынашты. Ярышлар ике дисциплина буенча өч яшь категориясендә узды — штурм баскычыннан күтәрелү һәм 100 метрлы полосаны каршылыклар аша узу.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев