Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Түбән Кама кроссы»нда ярышлар расписаниесе билгеле булды

Түбән Камада «Милләтләр кроссы» кысаларындагы ярышлар бу шимбәдә 11:30да башланачак.

Стартлар расписаниесен администрациянең матбугат хезмәте бастырды.

  • 11:30 — иң көчле спортчылар 1,5 чакрымга старт ала (кызлар һәм хатын-кызлар);
  • 11:45 — иң көчле спортчылар 3 км га старт ала (егетләр һәм ир-атлар);
  • 12:30 — җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы;
  • 12:50 — сәламәтлекләре чикле кешеләр старт ала (500 м);
  • 13:00 — спорт белән шөгыльләнүче һәм күп балалы гаиләләр старт ала (500 м);
  • 13:10 — предприятие һәм учреждение җитәкчеләре старт ала (1,5 км);
  • 13:20 — мәктәпләр, махсус урта, югары уку йортлары массакүләм старт ала (1,5 км);
  • 13:25 — хезмәт коллективларына старт;
  • 13:30 — барлык теләүчеләрнең массакүләм старты (1,5 км).

17 яшькә кадәрге йөгерүчеләр ярышларга табиб белешмәсе булганда кертеләчәк. Балигъ булган катнашучылар я табибтан белешмә күрсәтергә, я үз сәламәтлекләре өчен шәхси җаваплылыкны раслый торган имза куярга мөмкин.

«Түбән Кама кроссы» «Батыр» спорт комплексының урман массивында узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев