Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама егете Түбән Новгородта «Путь бобра 2023» ярышында катнашкан өчен бүләк алды

Ярышларда бөтен Россиядән 450 спортчы катнашты.

Узган ялларда, 15 һәм 16 июльдә, Түбән Камада яшәүче Руслан Шагалиев Түбән Новгородта узган «Путь бобра 2023» эндуро ярышында катнашты. Бу хакта Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар 4 класска бүленгән: алтын, көмеш, бронза һәм тимер. Руслан Шагалиев «алтын» классында (профессионаллар өчен) узды һәм ике көн нәтиҗәләре буенча финишер медале алды.

Быел җиңү өчен бөтен Россиядән 450 катнашучы көрәште, ә «алтын» классында катлаулылыгы югары булганга 35 кеше генә катнашты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев