«Тотса Мәскәүләр якаң...»
Яңа елның озын каникулларында Россиянең Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) турниры матчлары туктаусыз дәвам итте.
Безнең «Нефтехимик» 3 гыйнварда «Витязь» командасын – 3:0, 5 гыйнварда «Торпедо» хоккейчыларын 1:0 исәбе белән җиңде. Бу уеннарда бигрәк тә «Нефтехимик» һөҗүмчесе Брендон Макмиллан һәм кап-качы Евгений Иванников зур осталык күрсәттеләр.
Әмма 8 гыйнварда Мәскәүдә узган «ЦСКА» командасы белән очрашу 6:1 исәбе белән тәмамланды. КХЛ турнирының таблицасын әйдәп баручы команда кунакларны тик «коры» исәп белән тар-мар итүдән Тимур Шәрифҗановның бер голы коткарды. 10 гыйнварда Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә җирле «Витязь» командасына 3:0 исәбе белән оттырдык.
17 гыйнварда Ригадан киләчәк «Динамо» командалары белән матчлар узачак. «Нефтехимик» командасына үзе-безнең җанатарлар нык ярдәм итәр дип өметләнеп калабыз...
Фәрит Вагыйзов
Фото:
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев