Түбән Камада футбол академиясе барлыкка киләчәк
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин «Чулман Арена» янындагы футбол мәйданчыклары төзелеше барышы белән танышкан.
Бу хакта Түбән Кама администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
План буенча анда 60x30 һәм 20x40 метрлы ике яңа футбол кыры барлыкка киләчәк. Хәзер инде иске катламны сүтү бара, ә беренче күнегүләрне октябрь башында ук үткәрергә мөмкин булачак. Төзү өчен 24 миллион сум акча бүлеп бирелгән, шуларның 6 миллионы – федераль бюджеттан.
Яңа кырлар барлыкка килү нәтиҗәсендә Түбән Камада футбол академиясен булдыру мөмкинлеге булачак һәм, шул чакта, җирле «Нефтехимик» клубы ФНЛның югары лигаларында катнаша алачак.
Сүз уңаеннан, күчмә киңәшмә барышында спорт комплексның кыры һәм аттракционнар паркы арасындагы сукмакны төзекләндерү мәсьәләсе дә күтәрелгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев