Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спортчы булам, дисәң...

Яңа уку елы башлану белән, «Шинник» спорт комплексы биредә шөгыльләнергә теләүче яшьләр өчен үзенең ишекләрен ачты. Хәзерге вакытта көрәш һәм җиңел атлетика бүлекләренә өстәмә рәвештә кабул итү бара. Барлык төркемнәрдә шөгыльләнү – түләүсез.

Татарча көрәш осталарын тренерлар Илнар Гәрәев һәм Алмаз Җиһангәрәев әзерли, алар үз төркемнәренә мәктәп яшендәге малайларны (8 яшьтән башлап) чакыралар. Ә инде көчле булырга теләүче кызлар өчен, малайлар белән беррәттән, дзюдо һәм билбаулы көрәш белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар, моның өчен тренерлар Сергей Михайлов һәм Олег Егоров янына килеп язылырга кирәк.
Җиңел атлетика бүлегенә 9 яше тулган кызлар да, малайлар да кабул ителә, алар белән тренерлар Елена һәм Нәфис Сәйфиевләр, Екатерина
Закирова, Владимир Быков, Александр Елин, Герман Жадовский эшли. «Шинник»та әле шахмат түгәрәге дә бар, бу уен осталарын Альбина Шәвәлиева әзерли.
Үзләре теләгән спорт төре белән шөгыльләнү тәртибе турында тулырак мәгълүматлар алу өчен, булачак спортчылар һәм аларның әти-әнилә-ре эш көннәрендә «Шинник»ка килеп сораша ала. Бүлек мөдирләренә телефоннан шалтыратырга да була: 41-29-98, 8-987-279-64-64 (көрәш); 41-37-61, 8-919-640-41-00 (җиңел атлетика).
Рәхим итегез, чемпион булырга хыялланучылар!

«Шинник» сорт комплексының
матбугат хезмәте

автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев