Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мондый шәп уенның күптән булганы юк иде!

Континенталь хоккей лигасының (КХЛ) уен таблицасында «Нефтехимик» бүген 11 нче урында тора.

Җанатарлар команданың финалга чыгуына  инде өметләрен югалта башлаганнар иде. Ә менә 27 гыйнварда «Торпедо» командасы белән үткән очрашу күп сюрпризлар китерде. Матч гадәти булмаган гол белән башланып китте – «Нефтехимик» һөҗүмчесе Йоонас Няттинен исәпне 28 нче секундта ук ачты! Түбән Новгородтан килгән кунаклар исәпне икенче периодта гына тигезли алдылар. Безнең хоккейчылар һөҗүм темпын арттырып, «Торпедо» капкасына дистәләрчә атака ясап карадылар. Тик хөкемдарлар бу период азагында кергән икенче шайбаны «капкачыга комачаулык ясадылар» дип исәпкә алмадылар. Өченче периодта уен тагын да кызды. «Торпедо» уенчылары 3 мәртәбә икешәр минутлык штраф алдылар. Уен азагына ун минут кала Р. Шәрипҗанов шайбаны П.Порядинга тапшырды, ә Павел көчле удар белән аны капкага юнәлтте.  Матч тәмамланырга 1 минут кала, капкачыларын алып, көндәшләр алтаулап атакага ташландылар. Тик... безнең һөҗүмче Марат Хәйруллин ерак дистанциядән буш капкага шайба ташлады! Шулай итеп, матч 3:1 исәбе белән безнең файдага тәмамланды. Уен тәмамлангач, җанатарлар команданы бик озак алкышлап озаттылар. Мондый  шәп сугышчан уенның күптән булганы юк иде! Бүген, ягъни 29 – гыйнварда, «Нефтехимик» командасы «Сочи» клубы хоккейчылары белән очраша. 
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев