Мөмкинлекләре чикле булуына карамастан
Шәһәребездә сәламәтлекләре буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хэндбайкларда йөри ала.
Чыннан да, кеше инвалид булса да, аның башкалар кебек урамга чыгасы да, транспортта йөрисе дә килә. Ә хэндбайк – куллары тота алучы, аяклары йөрмәүчеләр өчен, менә дигән уңайлы әйбер! Өч көпчәкле велосипедны хәтерләткән бу транспорт кул ярдәме белән идарә ителә. Г.Тукай паркында ял итүчеләр мондый «сәпид»ләрне еш күзәтә. Сүз уңаеннан, алар республика гранты акчасына алынган.
– Хэндбайклар хәтта сәламәт кешеләрне дә кызыксындыра. Без күрсәтәбез, йөреп карарга тәкъдим итәбез. Йөреп карарга теләсәгез, 8-917-886-51-85 номерына шалтыратыгыз, – ди «Рубаха» оешмасы директоры Яна Анисимова.
Узган шимбә, 25 июльдә, «Кама» пляжында «нык ихтыярлы»ларга хэндбайкларда йөрү мөмкинлеге тудырылды. Кемдер анда җилдерде, кемнедер өстәл уеннары җәлеп итте. Махсус инвалидлар өчен булган бу уеннар да республика гранты ярдәме белән сатып алынды.
Фотолар ntr-24.ru сайтыннан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев