Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Йөгерергә яратучыларны ярыммарафонда катнашу өчен Түбән Камага чакыралар

Марафонда 10нан артык төбәктән спортчылар катнаша.

30 июль көнне Түбән Камада өченче тапкыр TIMERMAN ярыммарафоны уза. Марафонда 10нан артык төбәктән спортчылар катнаша.

Йөгерергә яратучыларга өч дистанция тәкъдим ителә: 3, 10 һәм 21,1 км. Ярыммарафон маршруты Түбән Каманың үзәк урамнары буенча узачак. Бу хакта Түбән Кама муниципальрайоны рәсми сайтында хәбәр ителә.

Катнашучыларга уңайлы булсын өчен, алдан теркәлергә киңәш ителә, чөнки дистанцияләрдә урыннар саны чикләнгән. Онлайн теркәлү 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Түбән Кама TIMERMAN ярыммарафоны үз көчен сынап карау, нәтиҗәләрне яхшырту һәм фикердәшләр белән очрашу өчен искиткеч мөмкинлек булачак.

Исегезгә төшерәбез, 2023 ел Түбән Камада Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы, дип игълан ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев