Дзюдочылар сынатмады
9 декабрьдә Казанда 9-14 яшьлек малайлар арасында дзюдо көрәше буенча республика турниры уздырылды. 23 команда катнашкан ул ярыштан «Нефтехимик» спорт клубының яшь дзюдочылары (тренерлары - Фәргать Садыйков) зур уңышка ирешеп кайтты. Алар, турнир хуҗалары булган казанлыларны гына алга уздырып, призлы икенче урынга чыкканнар. «Нефтехимик»ның биш көрәшчесе арасыннан өчесе - үз...
9 декабрьдә Казанда 9-14 яшьлек малайлар арасында дзюдо көрәше буенча республика турниры уздырылды.
23 команда катнашкан ул ярыштан «Нефтехимик» спорт клубының яшь дзюдочылары (тренерлары - Фәргать Садыйков) зур уңышка ирешеп кайтты. Алар, турнир хуҗалары булган казанлыларны гына алга уздырып, призлы икенче урынга чыкканнар. «Нефтехимик»ның биш көрәшчесе арасыннан өчесе - үз үлчәүләрендә призерлар: Марат Хаҗиморатов - беренче, Азат Фарраев - икенче, Илмир Садыйков (тренер Фәргатьнең улы) - өченче урында, ә калган икесе - Илдар Халиков һәм Семен Рябов бишенче урыннарны алганнар. Бу малайларның берсе - Семен 29нчы мәктәптә укый, ә калган дүртесе - 2нче гимназия укучылары.
Сүз уңаеннан, шул ук ярышта «Шинник» спорт комплексының тренер С.Михайлов җитәкчелегендә шөгыльләнүче бер яшь дзюдочысы - 22нче мәктәп укучысы Данис Заһретдинов иң кечкенә үлчәүдә - 25 килограммга кадәргеләр арасында икенче призер булган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев