Биш алтын медаль!
Сыктывкар шәһәрендә чаңгы буенча Россия Кубогы турниры узды.
Безнең шәһәрнең «Нефтехимик» спорт клубы вәкиле Алия Ихсанова бу ярышларда хатын-кызлар арасында иң күп 478 очко җыеп абсолют җиңүче булды һәм беренче урынны яулады. Алиянең шәхси исәбендә быелгы Россия Кубогының төрле этапларында – 5 алтын һәм бронза медальләр. Сезон дәвамында үзенең зур тәҗрибәле спортчы булуын исбатлап, А.Ихсанова «классикадан» тыш яңа дистанцияләрдә дә уңышлы чыгышлар ясады. 27 мартта ул Төмәндә Рәсәй чемпионатында катнашачак.
Фото: шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев