Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

17 сентябрьдә Түбән Камада «Милләт кроссы» узачак

Быел Түбән Кама гадәттәгечә Бөтенроссия йөгерү көненә кушыла.

17 сентябрьдә «Батыр» спорт комплексы янында «Түбән Кама кроссы» узачак.

12.00 – спортчылар йөгереше;

13.00 – җиңүчеләрне, призерларны бүләкләү тантанасы һәм рәсми рәвештә кросс ачылышы;

13.20 – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр старты – 500 м;

13.30 – спорт белән мавыгучы, күпбалалы гаиләләр старты – 500 м;
 
13.40 – предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре старты – 1,5 км;
 
13.45 – предприятиеләр старты;
 
14.00 – 2 километрга массакүләм йөгерү башлана. Анда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, югары уку йортлары, учреждениеләр һәм теләгән һәркем катнаша алачак;
 
14.30 – урта гомуми белем бирү мәктәпләре массакүләм старты - 2 км. 

17 яшьтән кечерәк яшүсмерләр – табиб рөхсәте булганда, 18 яшь һәм аннан олырак катнашучылар – табиб рөхсәте булганда яки үз сәламәтлекләре өчен шәхси җаваплылыкны раслаучы катнашучының карточкасында шәхси имза булганда гына кросста катнаша алачак.

Җиңүчеләрне һәм призерларны истәлекле кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләячәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев