Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

13 июльдә Түбән Камада Россия Суперкубогы булачак

Шәһәрдә ул ике көн булачак.

Пәнҗешәмбе, 13 июльдә, OLIMPBET Россия Суперкубогының трофеен Түбән Камага алып киләчәкләр, шәһәрдә ул ике көн булачак. Бу хакта турны оештыручылар хәбәр итә.

16.30 сәгатьтә кубок Бегишево аэропортына китереләчәк. Аны Россия футбол берлеге вәкилләре Алексей Игонин, Роман Широков, Владимир Габулов, Андрей Аршавин, Евгений Алдонин һәм Руслан Нигъмәтулин озата бара. Аларга «Амкал», 2Drots һәм «Народная команда» медиакомандаларының блогер-уенчылары, шулай ук ЦСКА һәм «Зенит» маскотлары кушылачак. 

Тантаналы очрашудан соң фотосессия һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән аралашу узачак. 21.30 сәгатьтә Түбән Кама телебашнясы фонында фотосессия планлаштырыла.

Җомга, 14 июльдә, көндезге сәгатьләргә кадәр трофей шәһәрдә булачак, ә аннары аны Чаллыга алып китәчәкләр.

9.00 сәгатьтә — РФС амбассадорлары һәм блогерларының иртәнге «Тема дня» ТВ-тапшыруында катнашуы;
10.05 — «Нефтехимик» стадионында яшүсмерләр командалары уенчылары һәм шәһәр халкы белән очрашу, шулай ук фотосессия һәм автограф-сессия;
11.00 Кызыл Чишмә бистәсенә бару, фотосессия.

15 июльдә кубок «Ак Барс Арена» стадионына киләчәк, анда Россия чемпионы булган Петербург «Зениты» һәм кубок иясе Мәскәүнең ЦСКА командасы арасында матч узачак.

Фото: fcnh. ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев