Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

13 февральдә «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы янындагы урманда «Түбән Кама чаңгы юллары – 2021» акциясе узачак

Анда профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала.

Катнашучылар өчен 1,5; 3 һәм 5 километрлы дистанцияләр билгеләнгән. Шулай ук җитәкчеләр 2021 метрны узуда ярышачак.
Җиңүчеләргә бүләкләр, кубоклар һәм медальләр тапшырылачак. Ярышларда катнашучы иң өлкән һәм иң яшь чаңгычылар өчен махсус бүләкләр каралган.

10.00 сәгатьтә 3 һәм 5 километрга узышлар башлана. 11.00 сәгатьтә акцияне ачып җибәрү тантансы билгеләнгән. Шунңа ук беренче ярышта җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. 11.45 сәгатьтә 2021 метр араны предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре кузгала, тагын 5 минуттан ветераннар узыша башлар, дип көтелә. 12.00 сәгатьтә стартка физик культура коллективлары, урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары, шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре баса.
13.00 сәгатьтә мәктәп укучылары катнашындагы массакүләм узыш башлана.

Фото: https://vk.com/tubenkama

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев