Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

10 августта Түбән Камада Физкультурниклар көнен билгеләп үтәчәкләр

Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башланачак.

Пәнҗешәмбе, 10 августта, Түбән Каманың Кояшлы алан паркында Бөтенроссия «Физкультурниклар көне» спорт бәйрәме узачак. Бу хакта Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бәйрәмдә Түбән Кама муниципаль районы комплекслы спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын, физик культура өлкәсендәге әйдәп баручы хезмәткәрләрне, ветераннарны, спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне һәм спорт мастерларын хөрмәтләячәкләр.

Шулай ук бәйрәмдә әйдәп баручы спортчылар чыгыш ясаячак һәм мастер-класслар әзерләячәк. Кунаклар өчен стритбол, волейбол, армспорт, шахмат, аркан тарту буенча ярышлар оештырылачак, шулай ук ГТО нормативларын бирергә мөмкин булачак.

Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башланачак.

Фото: Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев