Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Хан үләне: кызыклы факт

Руслар бу үсемлекне Иван чәе дип йөртә.

Хан үләне, гадәттә, кипкән сазлык, юл буе, урман авызында һәм чыбык-чабык яндырылган көлле җирдә үсүчән. Үзенең нечкә сабагы, тар яфрагы белән ул талны хәтерләтә. Очындагы озын чуклы алсу чәчәкләреннән генә кырлыган икәнлеген танып була.

Руслар бу үсемлекне Иван чәе дип йөртә. Ә башка халыкта исә, Кипрен нәселеннән булган бу үлән, Копор чәе дип танылган. Чөнки Петербург ягындагы Копорье авылы кешеләре элек кырлыганны чәй итеп файдаланып, хәтта читкә чыгару өчен дә җыйганнар. Мәсәлән, Бөекбритания Королевасы бу үлән чәен махсус соратып алдырта торган булган, бүтән чәйне эчемлек дип тә танымаган.

Ә ни өчен аны Хан үләне дип атыйлар дисезме? Ә менә ни өчен... Баштарак кырлыганның яшь сабаклары терлек өчен файдаланылган, соңрак исә аны байлар, ханнар чәй өстәленә күтәргәннәр. Шул рәвешле ул Хан чәенә әйләнгән.

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев