Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Вәгъдәләрендә торганнар

Травматологлар бер ирнең бармакларын саклап кала алганнар.

24 яшьлек Михаил Костин хастаханәгә эш урыныннан китерелгән. Аның уң бармак тырнагы бер чите белән эләгеп
кенә калган, урта бармакта – ярчык ярасы һәм җәрәхәтләнгән сеңер, атсыз бармак сынган. «Ашыгыч ярдәм» авыру-
ны хастаханәгә тиз арада китерсә дә, табиблар бармакларны башта кисәргә карар кылганнар. Әмма яшь ир имән бармакны булса да кал дыруларын сораган.
Операция ике сәгать дәвамында барган. Нәтиҗәдә, өч бармакны да саклап кала алганнар. Травматолог-ортопед-
лар Әнвәр Тохтаев һәм Булат Саттаров имән бармак сөягенә Киршнер энәсен урнаштырганнар. Урта бармак сөяге-нең кыйпылчыкларын җыеп, беркеткәннәр; атсыз бармакка да энә урнаштырганнар.
Михаил Костин бүлек табибларына һәм шәфкать туташларына чиксез рәхмәтен җиткергән.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев