Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Үги ана яфрагы — мең чирдән дәва

Халык медицинасы чараларын кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Аларда 2,6% ка кадәр әче гликозидлар (шул исәптән туссилягин), лайла, органик кислоталар, дуплау матдә- чирс, инулин, ситостерин, сапониннар, эфир мае, каротин, аскорбин кислотасы бар, дип яза файдалы киңәшләр сайты.

Үги ана яфрагы элек-электән ютәлгә һәм сулыш кысылуга каршы яхшы дәва булып санала. Яфракларының төнәтмәсе какырту һәм йомшарту үзлегенә ия, аларны сулыш юлларының төрле авыруларын (югары сулыш юллары ялкынсыну, бронхитлар, бронхиаль астма, үпкәгә салкын тию һәм туберкулез) дәвалаганда киң кулланалар. Төнәтмәсен 1 стакан кайнаган суга 1 аш кашыгы вакланган яфраклар исәбеннән ясыйлар, 30 минут төнәтәләр. Кайнатмасын да 1 стакан суга 1 аш кашыгы яфрак нисбәтендә әзерлиләр һәм көнгә 3–4 тапкыр, ашаганга кадәр, 1–2 шәр аш кашыгы эчәләр. Үги ана яфракларының төнәтмәсе һәм кайнатмасы шулай ук спазмолитик үзлекләргә ия.

Татар халык медицинасында еш кына яфракларын чәчәкләре белән бергә дә кулланалар. Өстәвенә үги ана яфракларын астмага каршы һәм какырткыч буларак кына кулланып калмыйлар, кайнатмасын һәм төнәтмәсен, аппетитны ачу һәм ашкайнатуны яхшырту өчен, ашказаны-эчәк тракты һәм сидек юлларының ялкынсыну авырулары вакытында эчәләр. Кайчак яңа гына өзелгән яфраклары согын туберкулездан, озакка сузылган томаудан (борын эченә салалар) һәм җиңелчә тирләтүче чара буларак тәкъдим итәләр. Яфракларын яраларга, җәрәхәтләргә һәм чуаннарга, вакланган уги ана яфракларыкоры яки яңа өзелгән яфракларын тирән яраларга каплыйлар, сибәләр. Яфраклары боткасын имчәк шешкәндә, сөялләрне бетерү өчен һ. б. кулланалар. Вакланган коры яфракларын тын кысылганда һәм сулыш алу авырлашканда тәмәке тарткандай тарталар. Үги ана яфрагының яфраклары сулыш юллары авырулары һәм тирләтүче җыелмалар составына керә.

Үги ана яфракларын җәйнең беренче яртысында, май-июньдә, яфрак җәймәләрен сабының бер өлеше белән бергә (5 см дан да озын түгел) кул белән өзеп җыялар. Кәгазьгә юка гына итеп таратып, ачык һавада чормаларда, әйбәт җилләтелә торган биналарда киптерәләр. Күгәргән һәм таплы яфракларны алып ташлыйлар, кулланырга әзерләрен ябык тартмаларда яки банкаларда коры урында 3 елга кадәр саклыйлар.

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев